Гөлзәлинә Жехтунова: «Бүленмәс, бердәм милләт булып калыйк!»

Эстониянең Ида-Вирумаа татар мәдәнияте җәмгыятенең идарә әгъзасы Гөлзәлинә Жехтунова Милли Шура утырышында үз фикерләрен җиткерде. Ул утырышта катнашучыларны Европа татарлары исеменнән сәламләде.

«Без һәрвакыт Татарстанда барган вакыйгаларны кызыксынып күзәтеп барабыз. Бу безнең -рухи Ватаныбыз. Читтә яшәсәк тә, Татарстанның уңышлары өчен сөенәбез, борчулар булса көенәбез. «Татарлар: Гамәл Стратегиясе» кабул ителүне дә сөенеп кабул иттек. Алда Халык санын алу кебек бик җаваплы эш көтә. Аны уздыру бик мөһим. Бурычлар куелган, максатлар билгеле. Мин барыбызга да бүленмәс, бердәм милләт булып калуыбызны телим,» — дип теләкләрен җиткерде Гөлзәлинә Жехтунова.

http://tatar-congress.org/yanalyklar/golzeline-zhehtunova-bylenmes-berdem-millet-bulyp-kalyyk/

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *