Яңа ел белән!

Яна ел килэ!!!

Янгыратып менэ тагын
Яна ел жиргэ килэ ,
Атлар жиккэн кынгыраулы,
Ап-ак бизэклэр сибэ!
Котэ алда яна юллар
Калдырыр эзлэребез,
Яна урлэр, талпынулар,
Унышлы эшлэребез!
Купме хэзер очып йори
Жир остендэ телэклэр..
Омет белэн, омет белэн
Тулы кузлэр, йорэклэр!
Эх,ачылсын иде миндэ
Изге бер коч, тылсымлы-
Чэчкэлэргэ кумэр идем
Изге- гэзиз жиремне!
Сэлэмэтлек- ин зур байлык
Остэр идем hэр кемгэ ,
Куркэм гумер, якты тормыш
Яшэргэ кешелэргэ!
Ялгыз булмас иде бер кем,
Парларын табышырга
Табар идем юлын, жаен
Очрашып кавышырга!
Карангылы булмас очен —
Сунгэннэрне кабызып
Сибэр идем матур тослэр ,
Гузэль балкыш, яктылык..!
Кончеллэрнен, усалларнын
Фикерлэрен узгэртеп
Бер- берсенен унышына
Яшэр очен соенеп.
Бэхет, шатлык, унышлылык,
Дуслык,муллык, изгелек  —
Телик эле барыбызда
Доньяларга именлек!
Бергэ телэгэн телэклэр
Кабул булыр hэм кочле!
Бергэ булыйк, бердэм булыйк
Яшэр очен бэхетле!!!!
Атлар чаба,  жинел, рэхэт ,
Жилфердэтеп ялларын,
Колач жэеп, кин елмаеп
Килэ яна ел тагын!!!
***Анюза-Айна Зеттерлунд, Швеция .
фото: http://www.kartinki24.ru/kartinki/zima/28037-zimnyaya-troyka-loshadey.html

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *