Латвиядә «Идел» радиосы үз эшен дәвам итә.

 

«Идел бит ул, киң бит ул» дип татар халыкы җырлый. Латвиядә яшәүче татарларның да күңеле шундый ук киң. Хәзерге вакытта Латвиядә якынча 2800 татар яши. Төп өлеше 2000 якын Ригада яши. Латвия «Идел» татар җәмгыяте 1988 елны 27 ноябрендә төзелгән. Ул күп татарларың тырышлыгы һәм эшчәнлеге белән барлыкка килгән. Бу вакытта Латвиядә 5000 татар яши иде.

Оешманың төп максаты булып:

Татар яшьләре арасында мәдәни – мәгәриф чаралары үткәрү;

Татар тарихын, гореф – гадәтләрен өйрәтү һәм өйрәнү;

Татар китапларын, музыка, җыр, биюләрен өйрәнү;

Мөселман бәйрәмнәрен үткәрү;

Сабыйларга исем кушу;

Мөселман дине буенча татар кешесен соңгы юлга озату;

Латвиядә яшәүче башка халыкларның мәдәни җәмгыятьләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелергә тиеш.

31 ел дәвамында күп чаралар һәм мөселман бәйрәмнәр үткәрелгән.

Рига шәһәрендә «Идел» татар җәмгыяте 17.5 ел ара белән яңадан татар һәм рус телендә 30 минутлык радио тапшыру алып бара башлады. Һәр айның азагында 4нче дүшәмбе көнне сәгать 20:05, радио — 4 дулкынында Сезнең белән «Идел» радиосы.

2020 елда музыкаль паузалар белән беренче радио тапшыру.

Радио тапшыру багышлана:

— Кыска гына «Идел» татар җәмгыятенең тарихына;

— Казан «ТНВ» каналы Рига шәһәрендә. Очрашу турында;

— Озын гомерле әбиләрне котлаулар;

— Гыйнвар аенда туган дан алган шәхесләр.

 

Безне туры сылтама аша, архивка кереп, тыңлый аласыз. https://lr4.lsm.lv/lv/lr/arhivs/?channel=4&y=2020&m=1&d=27

 

В Латвии  радио «Идель» возобновило свою работу.

«Широка река Волга» — поется в татарской народной песне. Так и у татарского народа —  широкая душа. В данный момент в Латвии проживает около 2800 татар. Большая часть, а это около 2000 человек, проживает в Риге. Общество татар Латвии «Идель» было основано 27 ноября 1988 года в Риге. Это стало возможно благодаря усилиям многих татар живущих в Латвии, поверивших, что такое объединение жизненно необходимо и сделавших все для того, чтобы оно состоялось. На то время в Латвии проживало около 5000 татар.

Основными целями общества были определены:

проведение культурно-просветительской работы среди татарского населения Латвии;

изучение татарской литературы, музыки, песен и танцев татарского народа;

изучение истории татарского народа, его традиций и обычаев, а также помощь членам общества в изучении татарского языка;

проведение мусульманских праздников, обрядов.

Большое внимание должно уделяться сотрудничеству с культурными обществами других народов, которые проживают в Латвии. В течение 31 года было проведено много национальных и мусульмаских праздников.

В городе Рига на «Радио – 4» после 17.5-летнего перерыва татарское общество «Идель»  возобновило трансляцию 30 минутной передачи на татарском и русском языках.

В первой радиопередаче в 2020 году вы можете услышать:

— Краткая история татарского общества «Идель» в Латвии;

— «ТНВ» канал  из Казани в Латвии. Все о съемках;

— Поздравление долгожителей;

— Известные татарские личности, рожденные в январе;

Трансляция ведется с музыкальным сопровождением.

Каждый четвертый понедельник месяца  на волнах «Радио – 4»,  в 20:05 с Вами радио «Идель».

 

Нас можно послушать по прямой ссылке в архиве. 

https://lr4.lsm.lv/lv/lr/arhivs/?channel=4&y=2020&m=1&d=27

Лейсан Билал

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *