Татарча диктант.

Австрия татарлары 2018 елның 27 октябрендә татарча диктант язу өчен махсус рәвештә тантаналы очрашу уткәрде. Шушы көнгә татар ашларын оста пешеруче хуҗабикәләребез матур иттереп гөбәдия, алма бәлешләре, кош теле һәм башка тәмле ашлар пешереп китерделәр! Шушы бәйрамда Алиябез безне кияве белән таныштырды. Ике нәни кунагыбыз да безне бик шатландырды: Гөлнарабызның 4 айлык Тимуры һәм Зимфирабызның 3 айлык кызы Теа – алар бит безнең яшь буын! Шулай иттереп, бергәләп әйбәт кенә чәй эчкәннән соң, укучыларыбыз тырышып-тырышып диктант яздылар! Без уз эш нәтиҗәләребез белән бик канәгать булып калдык! Шушы хакта, игътибарыгызга берничә рәсем тәкдим итәбез!

dav
dav

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *