Венада татарча диктант яздылар.

Буген Венада Австрия татарлары купләп җыйылышып, татарча диктант язырга килделәр! Бу юлы анда Россия федерациясендә укыган татарлар гына тугел, әмма Казахстанда, Әзербайҗанда мәктәп тәмамлаганнар да катнашты. Иң кызыгы шул, алар арасында кечкенәдән Австрияда яшәп, немец телендә укып, Вена университеты тәмамлаган Алина да бик тырышып, уз көчен сынарга теләп, татарча диктант язырга булды! Алиябез диктантны укыганда, «әрәмә» кебек сирәк кулланылган суздә тукталып калды. Без бу инде су буенда ускән яшь агачмы, талмы дип баш ватканда, безнең Диана шушы архаик сузне башкаларга аңлатты: ул — урема, кустарник була дип.
Диктанттан соң бик куп темалар хакында сөйләшеп, италия ризыклары белән сыйланып, әле озак иттереп, чәк-чәк белән чәй эчкәннән соң гына таралыштык! Бик файдалы нәрсә икән бу диктант! Ул безнең фикерләрне, уйларны якынлаштыра!
  
        

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *